news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
17 августка һава торышы һәм ай календаре

17 августта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +18..+23˚ градус.

Үсүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.

Көзен куллану өчен теплицада яки ачык туфракта кресс-салат, шпинат, пекин кәбестәсе утырту өчен уңай вакыт. Ачык туфракта кышлый торган үсемлекләрне утырту, күчереп утырту ярый. Теплицаларны гөмбәчек, бактериаль авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар