news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
17 августка һава торышы һәм ай календаре

17 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, боз явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +28..+33˚ градус.

Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, үсемлекләр белән бәйле эшләр башкарырга ярамый. Яшелчә тозлау, маринадлау өчен дә уңышлы көн түгел. Хуҗалык эшләре, туфрак белән бәйле эшләр башкарырга ярый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар