news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

17 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
17 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
17 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә 15-18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы +1..+6˚. Төнлә юлларда бозлавык булырга мөмкин. 


17 апрель.
Үсүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Рассаданы сугару өчен уңышсыз чор. Ташкабак, кабак, патиссон һәм кыярларны рассада өчен утыртырга була. 

Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен һәм рассаданы сугару өчен уңышсыз чор. Роза һәм зелпе куакларын утырту һәм күчереп утырту өчен уңышлы вакыт. Күпьеллык суганчалы чәчәкләр утыртырга була. Бу көннәрдә утырткан декоратив агач һәм куаклар яхшы тамырланачак. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларны ялгарга була. Бу көннәрдә утыртылган җимеш агачлары һәм куаклары яхшы тамырланачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар