news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17-18 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
17-18 июльгә һава торышы һәм ай календаре

17 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле яңгыр явачак, яшен булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 16-21 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +13..+18˚, көндез +24..+29˚ градус.

18 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +25..+30˚ градус.

Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.

Кыяр, ташкабак, помидорның саргайган яфракларын, борычның зәгыйфь һәм уңыш бирми торган үрентеләрен өзәргә кирәк. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә ашламалар сибәргә була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар