news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

17-18 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top

17 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән күбесенчә явым-төшемсез, урыны белән томан төшә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12, көнбатыш районнарда +15, көндез +21..+26˚ градус.

18 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән 14 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +20..+25, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән +29 градус.

Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Үсемлекләр утыру һәм күчереп утырту белән шөгыльләнми торырга кирәк. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә була. Ачык туфракта кышламый торган күпьеллык суганчалы чәчәкләрне казып алырга кирәк. Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар