Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17-18 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
17-18 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

17 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар һәм җепшек кар явачак. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -3..+2˚, көндез +4..+9˚, көньяк районнарда +12˚ градус. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. 

18 апрельдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көндез яңгыр көтелә. Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, , көндез +8..+13˚ градус.

Кимүче ай, ай чаян йолдызлыгында.

Бүлмәдә үсә торган үсемлекләрне сугарырга, органик ашламалар сибәргә кирәк. Кабак, кыяр төшләрен суда бүрттерергә һәм теплицага чәчәргә мөмкин. Агач һәм куакларның ботакларын кисәргә ярамый. Кура җиләге, миләш, карлыган куакларын утыртырга була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100