Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«1600 сумлык носки килешмәгән» – Булат Бәйрәмов аягын имгәткән

news_top_970_100
«1600 сумлык носки килешмәгән» – Булат Бәйрәмов аягын имгәткән

Популяр алып баручы Булат Бәйрәмов күңелсез хәлгә очраган –  аягын авырттырган. Диванга сузылып ятып хәл алучы ирен Ләйсән Гыймаева видеога төшерә. «Гомерендә беренче тапкыр көндез диванда ята берәү. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас! Нигә дисезме, чөнки аның тәпие «бо-бо» иткән», – дип аңлаткан тормыш иптәше халыкка Булатны эшсез ятуын.

Булат Бәйрәмовның үзен дә бу халәте борчуга салган. «Иртәгә ике «съемка», җомга Әлмәткә барасы бар. Шимбә – Чаллыда 2 чара, ял көне – Казанда. Нишләп бетәсе, ничек түзәргә?» –  дип көрсенә ул.

«Ят кына, җаным. Бер эш тә кушмыйм, бер сүз дә әйтмим», – дип тынычландырган аны хатыны.

Шушы көннәрдә Ләйсән Булатның 1600 сумлык носки киеп каядыр барырга җыенуын күрсәткән иде. Булатка кыйммәтле кибеткә сертификат бүләк иткәннәр, ә анда иң очсызлы әйбер – шушы 1600 сумлык носки булып чыккан. Шул сторисларны искә төшереп, сәхифәсен карап баручылар: «Әллә Булатның аягын 1600 сумлык носки «бо-бо» иттергәнме?» –  дип шаяртканнар. «Килешмәгән ул аңа, 60 сумлыкны гына кияргә кирәк шул», – дип көлгән Ләйсән рәхәтләнеп әлеге комментарийдан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100