Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«160 км/сәг белән куган»: Үсмер малай әтисенең машинасын урлаган һәм бәрелеп үлгән

15 һәм 12 яшьлек ике үсмер рөхсәт сорамыйча гына, иномарканы алып чыгып китеп, трассада сынап карамакчы булганнар.

news_top_970_100
«160 км/сәг белән куган»: Үсмер малай әтисенең машинасын урлаган һәм бәрелеп үлгән
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Туймазы районында 2 ноябрьдә юл һәлакәтендә 15 яшьлек үсмер малай үлгән. Башкортстан ЮХИДИ мәгълүматы буенча, авария 06.30 сәгатьтә Самара-Уфа-Чиләбе юлының 1290нчы километрында була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Октябрьск шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек үсмер әтисеннән рөхсәт сорамыйча гына, төнлә белән Renault Sandero машинасына утырып чыгып китә. Ул иптәше белән машинада йөреп кайтырга җыена.

Рульдә 15 яшьлек үсмер үзе, 12 яшьлек иптәше пассажир утыргычында була. Иптәш малай сүзләренчә, дуслар машинаны федераль трассада сынап карарга баралар.

Үсмерләр машинаның тизлеген сәгатенә 160 километрга кадәр җиткереп куалар. Аннары рульдәге үсмер идарәсен югалта һәм машина юл кырыендагы коймага бәрелә, машина әйләнеп каплана. Авариядән соң имгәнгән ике малайны да хастаханәгә илтәләр. Машина белән идарә иткән 15 яшьлек малай — тугызынчы сыйныф укучысы — хастаханәдә вафат була.

Хәзер хокук саклаучылар гаепле кешеләрне ачыклау белән шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100