Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек студент курсташларын һәм укытучыларын атып үтерергә җыенган

news_top_970_100

Тверь технология колледжында укучы 16 яшьлек егетне группадашларын һәм укытучыларын массакүләм үтерергә әзерләнүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу хакта Телеграм-каналлар хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, студент курсташлары һәм укытучылары белән киеренке мөнәсәбәтләр аркасында кешеләрне атып үтерергә җыенган.

Егетнең планнары турында аның бер студент белән язышуыннан һәм янауларыннан билгеле булган. Колледжда укучыларның берсе бу хакта әти-әнисенә сөйләгән, ә алар полициягә мөрәҗәгать иткән.

Шикләнелүченең өендә тентү ясаганда камуфляж форма, противогаз һәм тактик шлем, ә компьютер браузерында массакүләм атышлар һәм корал турында язмалар табылган.

Яшүсмер атыш оештырырга һәм курсташларының барысын да үтерергә теләвен әйткән. Аны психоневрология диспансерена җибәргәннәр. «Терроризм» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100