Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек кызны һәм 20 яшьлек егетне үтерүче егет: «Гафу итегез, көнләштем»

news_top_970_100
16 яшьлек кызны һәм 20 яшьлек егетне үтерүче егет: «Гафу итегез, көнләштем»
Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда яшәүче егет үзе үтергән егет белән кызның туганнарыннан гафу үтенгән һәм көнчелектән җинаять кылуын әйткән. Бу турыда «Башинформ» яза.

Фаҗига Кыргыз-Миякә авылында 2023 елның 25 февралендә була.

Башкортстан Югары судында Тимур С.га карата җинаять эше буенча беренче утырыш булды. Ул 2 кешене үтерүдә һәм авария ясауда гаепләнә. «Честно говоря» телеграм-каналы белешмәсе буенча, егет гаебен таныган, үкенүен әйткән, мәрхүмнәрнең туганнарыннан гафу үтенгән. Ул җинаятен аңлы рәвештә, элеккеге сөйгән кызыннан көнләшүдән кылуын да сөйләгән. Судта мәрхүмнәрнең туганнары күз яшьләрен тыя алмаган.

Башкортстан прокуроры Игорь Пантюшин сүзләренчә, Тимур корбаннарының һәрберсенә кимендә 15 тапкыр пычак кадый. Аннары ЮХИДИдан качып киткәндә авария ясый, анда тагын 1 кеше үлә.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 22 яшьлек егет, көнчелектән, элек йөргән 16 яшьлек кызга һәм аның яңа дусты – 20 яшьлек егеткә берничә тапкыр пычак кадый. Егет белән кыз үлә. Аннары ул атасының «ВАЗ-2107» машинасында кача, соңрак үзенең «ВАЗ-2114» машинасына күчеп утыра һәм Уфага китә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, эзләү турында ориентировка килгән машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре күрә. Җинаятьче машинасы полициядән качмакчы була. Шул чакта каршыга килә торган «Лада Гранта» машинасына бәрелә. «Лада» йөртүчесе һәлак була.

Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматтан күренгәнчә, җинаятьтә шикләнелүче егет элек йөргән кызы белән аерылыша, ләкин алар дус булып кала. Аннары кыз Суыккүл-Михайловка авылында яшәүче 20 яшьлек егет белән очраша башлый. Җинаятьтә шикләнелүче моны белгәч, пычак, чүкеч ала һәм, атасының машинасына утырып, гашыйкларны эзәрлекләп йөри. Уңайлы мизгелдә ул егет белән кызны үтерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100