Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек егет «Мерседес» сатып ала, агачка бәрелә: сөйгән кызы үлә, өч дусты авыр хәлдә

news_top_970_100
16 яшьлек егет «Мерседес» сатып ала, агачка бәрелә: сөйгән кызы үлә, өч дусты авыр хәлдә

Ростовта авариядә 14 яшьлек кыз үлгән, машина йөртүче 16 яшьлек үсмер, 17 һәм 24 яшьлек пассажир егетләр бик авыр хәлдә. Йөртүче егет машинаны берничә көн элек кенә сатып алган. Салонда 400 мең сум акча табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы белешмәсе буенча, Анна һәм Алексей (исемнәре үзгәртелә) очрашып йөри. Алар берничә ай элек танышкан, мөнәсәбәтләре чын мәхәббәт дип ышанганнар. Үсмерләрнең уртак яклары күп була. Икесе дә тулы булмаган гаиләдә үсә, Алексейны – анасы, Аняны атасы тәрбияли. Аня бик кечкенә чакта әнисе авырып үлгән, аннары әбисе дә вафат булган. Әтисе Аня өчен барысын да эшләргә тырыша, күптән түгел авылдан кызы янына Ростовка күченә, күп эшли. Төнге сменаларга кала.

Аня яңа егет белән танышкач, гел аның белән очрашу җаен карый. Әтисенә сөйләмәскә тырыша, әти кеше әле дә фаҗига булган төндә машина белән кем идарә иткәнен белми. Аня сыйныфташларына егетенең тиздән «Мерседес» машинасы аласын әйткән.

«Мин аның ата-анасы белән сөйләшер идем. Нинди кешеләр алар? 16 яшьлек үсмер рульгә утыруны ничек рөхсәт иткәннәр?» – ди Аняның атасы.

Авария алдыннан кичен әти кеше эштә була. Анна дус кызына кунарга барырга сорый, әти кеше рөхсәт итми. Аннары Анна әтисен «кара исемлек»кә куя да егете белән чыгып китә. Егет исә чыннан да машина алган, тик ЮХИДига хисапка куймаган. Ул машинага акчаны анасыннан бурычка алган. Әнисен алдаган, дигән белешмә бар.

Сайт чыганагы сүзләренчә, Алексей кемгәдер 750 мең сум бурычы булуын әйтә, әни кеше бердәнбер баласына кредит алып бирә. Алексей 1997 елда чыгарылган «Мерседес»ны 350 мең сумга сатып ала. Калган 400 мең сумны машинада табалар.

Рульдә булган егет бик авыр хәлдә, аның дуслары да җитди имгәнгән, берсе комада.

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган.

Фаҗига 13 февральдә Ростов-на-Дону шәһәрендә төнлә була. Биредә «Мерседес Бенц» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм агачка бәрелә. Салондагы 14 яшьлек пассажир кыз урында һәлак була. Тагын ике пассажир, рульдәге егет имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр. Якынча белешмә буенча, рульдә 16 яшьлек үсмер була. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100