news_header_bot
Язманы тыңлагыз

16 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләгән кешеләрне хәзер эштән куа алмыйлар

news_top
16 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләгән кешеләрне хәзер эштән куа алмыйлар
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Россия Президенты Владимир Путин 16 яшькә кадәр балалары булган ялгыз әти-әниләре эштән кууны тыя торган закон имзалады. Бу документ хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Моңа кадәр, илдәге законнар буенча, 14 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләүче хезмәткәрләрне эштән куу тыела иде. Яңа нормалар исә яшьне 16га кадәр арттыра. Гадәттә, балалар төп гомуми белемне 16 яшькә кадәр ала. Шул сәбәпле, шушы яшькә кадәр балаларын ялгыз тәрбияләүче кешеләр дәүләт тарафыннан өстәмә ярдәмгә мохтаҗ.

Быел, 2024 елда, ана капиталы һәм картлык буенча пенсия артты, балалы гаиләләргә һәм йөклелек өчен бирелә торган пособиеләр күләме дә үзгәрә. Моннан тыш, «больничный» өчен яңа максималь суммалар билгеләнде. Социаль ярдәм төрләре турында шушы сылтама аша кереп укый аласыз:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар