news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

16 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрне тыю нәрсәгә китерәчәк?

news_top

Россиядә балигъ булмаган балаларга социаль челтәрләрне тулысынча тыярга тәкъдим иттеләр. Бу мәсьәлә янәдән кызу бәхәс кузгатты. Инициатива 16 яшькә кадәрге балаларны виртуаль дөньядан сакларга тәкъдим итә. Әмма мондый адым протестка китермәсме, тыелган җимеш тагын да татлырак булмасмы? Бу хакта «Радио 1»гә балалар табибы-психотерапевт, психиатр, медицина фәннәре докторы Лев Пережогин сөйләгән.

Табиб, яшь чикләве түбәнрәк булырга тиеш, дип саный. «Бөтен дөньяда 13 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләр тыелган. Шуңа күрә мин 14 яшькә кадәр тыяр идем, чөнки нәкъ менә шул яшьтән балаларга паспорт бирәбез», - диде ул.

Ул балаларны яклау өчен кертелгән башка чикләүләр (тарту, алкоголь) белән параллель үткәрде. Җәмгыять бу чараларны кабул итте, дип билгеләп үтте ул.

«Балаларны тулысынча чикләргә кирәкмидер. Мәсәлән, Кытай Халык Республикасында YouTube юк. Бу – аларда интернетта фильмнар юк дигән сүз түгел, аларда үзләренең кытай модераторлары бик яхшы эшли», - дип аңлатты белгеч.

Аның сүзләренчә, төп проблема – бүгенге көндә иң популяр платформалар чит илнеке булу һәм контрольсез режимда эшләү. Моны илкүләм аналогларны системалы рәвештә куллану ярдәмендә үзгәртеп була.

«Әгәр Россиядә охшаш ресурс булдырылса, балаларга нинди фильмнар карарга, дигән сорау тумас иде. Алар таләпләргә туры килә торган контент карар иде. Барысы да яхшы булыр иде», — дип йомгаклады сүзен психотерапевт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар