Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«16 яшькә кадәрге балаларга квадроциклда пассажир булып та йөрергә ярамый»

Республика юлларында балалар һәм яшүсмерләр идарә итә торган баггилар, квадроцикллар һәм питбайклар пәйда булды. Инде үлүчеләр һәм авыр җәрәхәтләр алучылар бар. «Татар-информ» ТР Дәүләт техника күзәтчелегендә бу нинди транспорт төре, аны кем йөртергә хокуклы һәм кайда йөрергә мөмкин икәнлеген ачыклады.

news_top_970_100
«16 яшькә кадәрге балаларга квадроциклда пассажир булып та йөрергә ярамый»
Фото: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе

«Квадроциклларда ябык махсус мәйданчыкларда гына йөрергә ярый»

Һәр язгы сезон бертөрле башлана: бераз җылыну һәм кар эрү белән, Татарстан юлларында балалар һәм яшүсмерләр питбайкларда, квадроциклларда һәм башка шундый транспорт төрләрендә күренә башлый. Һәм шунда ук диярлек балалар белән юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат барлыкка килә.

«Татар-информ» 20 апрельдә хәбәр иткәнчә, Кощаково авылы янында 15 яшьлек кыз квадроцикл руле артында, каршы полосага чыгып, SKODA автомобиле белән бәрелешкән. Ул үзе авыр җәрәхәтләр алган, ә пассажиры – 12 яшьлек малай – вафат булган.

Өч көннән соң Казанның Вознесенский трактында ГАИ хезмәткәрләре Motoland питбайкы руле артында 15 яшьлек кызны тоткан. Транспорт чарасы белән идарә итүгә аның хокукы булмаган. Автоинспекторлар шалтыраткач килгән әтисе аңа парк буйлап питбайкта йөрергә рөхсәт итүен аңлаткан.

Питбайкны штрафстоянкага җибәргәннәр, ә эшне, яшүсмерне исәпкә кую һәм ата-аналарын җәзага тарту турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, полициягә җибәргәннәр.

25 апрельдә «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казандагы шул ук Вознесенский трактында автоинспекторлар 9 яшьлек малай идарә иткән баггины туктаткан, ә пассажир аның 39 яшьлек әтисе булган. Ул баланы рульгә утыртып, башка машиналар да йөри торган юлга чыгарган. Әтисенә административ беркетмә төзеделәр. Баланы профилактик исәпкә кую турындагы документлар полиция бүлегенә тапшырылган.

Һәм мондый хәлләр саны, ни кызганыч, кимеми. Аларның күпмесе ата-аналар аркасында фаҗига белән бетәчәген фаразлыйсы гына кала.

«Кызганыч, квадроциклларның балалар кулына ничек эләгүен күзәтеп булмый. Ләкин мондый уенчыкларны аларга әти-әниләре сатып ала. Без бу аппаратура белән сату итүче оешмаларга сатып алучылар арасында таратыла торган белешмәлекләр бирдек. Анда идарәне балигъ булмаганнарга тапшыру өчен нинди җаваплылык янавы язылган», – дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Кадыйров.

Дәүләт техника күзәтчелеге үзйөрешле машиналарның, квадроциклларның, кар машиналарының, тракторларның, башка авыл хуҗалыгы техникасының, шулай ук төрле аттракционнарның техник торышын тикшереп һәм урамнан тыш транспортны, шул исәптән метрополитенны техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлешен күзәтеп тора.

«Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегендә двигателе күләме 50 куб сантиметрдан артык һәм максималь конструктив тизлеге сәгатенә 50 километрга кадәр булган үзйөрешле техника теркәлергә тиеш. Шул ук вакытта спорт инвентаре бар, ул бары тик җәмәгать юлында хәрәкәт итү өчен каралмаганга гына теркәлергә тиеш түгел», – дип ачыклык кертте Рәдис Кадыйров.

Мондый транспорт – кар машиналары, квадроцикллар һәм баггилар ябык, махсус спорт мәйданчыкларында файдалану өчен генә каралган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бала квадроциклда куркып кала һәм газга баса»

Рәдис Кадыйров сүзләренчә, еш кына ата-аналар үз балаларына аз куәтле квадроцикллар түгел, ә чын «узыш монстрлары» сатып ала.

«50 куб двигатель авырлыгы 50 килограммнан арткан кешене тарта алмый. Шуңа күрә куәтлерәк техника сатып алалар. Барысының да көчлерәк транспорт сатып алу теләге бар, мәсәлән, 1000 кублы квадроцикл. Мондый техниканы сатып алган кешеләр җаваплылыкны тулысынча аңламый. Бу – бик куркыныч уенчык, соңыннан алар аны үз балаларына тапшыралар», – дип сөйләде Рәдис Кадыйров.

Ул питбайк белән квадроциклның идарә ителеш бик нык аерылып торуына игътибар итте: әгәр питбайкның газы тоткаларын үзенә борып өстәлсә, квадроциклда яннан «курогы» бар.

«Балалар руль артына утыра һәм юлда көтелмәгән хәл килеп чыккач, куркып, рульне кысалар. Питбайкта шулай эшләсәң, берни дә булмаячак. Ә менә әгәр бала квадроциклда рульне нык итеп кыса икән, аның тизлеге тагын да артачак. Ул башка автомобиль тәгәрмәчләре астына кереп китәргә яки кюветка төшәргә мөмкин. Квадроцикл сатып алучы кешеләр бу транспортның внедорожник икәнен, шуңа күрә гади асфальтта аларның тәгәрмәчләренең тормозлау юлы нык артуын оныта. Квадроцикл гомуми юллар өчен каралмаган», – дип аңлатты Рәдис Кадыйров.

Фото: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе

Бу – бала яки яшүсмерне – эмоциональ һәм физик яктан формалашмаган организмны мондый транспорт белән идарә итүгә юл куярга ярамауны аңлата торган күп сәбәпләрнең берсе. Юлдагы аз гына стресслы вазгыять тә фаҗигагә китерергә мөмкин. Өстәвенә, күп кенә өлкәннәр дә, балалар турында әйтеп тә торасы юк, экипировканы санга сукмый.

«Шлем һичшиксез кирәк, квадроцикл теркәлергә, аның өчен тиешле документлар булырга тиеш. ТР Дәүләт техника күзәтчелегендә квадроциклны ни өчен теркәргә кирәк? Бездә ел саен мондый техника карау уза. Машина йөртүченең техник тикшерү узу турында документы, теркәлү турында таныклыгы, А1 категориясе билгесе белән тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО иминият полисы булырга тиеш», – диде Рәдис Кадыйров.

Тракторчы-машинист таныклыгын Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегеннән автомәктәптә укыганнан һәм имтиханнар тапшырганнан соң алырга мөмкин.

«Квадроциклларга һәм кар машиналарына А1 категориясен – 16 яшьтән, ә B, C, E, F категорияләрен – 17 яшьтән алырга мөмкин. D категориясен 18 яшьтән алырга мөмкин», -– дип ачыклык кертте ул.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

«16 яшькә кадәрге балаларга квадроцикл белән идарә итәргә генә түгел, хәтта пассажир булып та барырга ярамый»

«Әлбәттә, без балалар белән юл-транспорт һәлакәтенең барлык резонанслы очракларын күзәтәбез. Моңа каршы тору өчен, без узган ел бөтен Татарстан буенча мәктәпләрдә куркынычсызлык дәресләре уздырдык. Безнең инспекторлар уку йортларына: югары уку йортларына, көллиятләргә, мәктәпләргә йөрделәр. Куркынычсызлык дәресләрен 9 меңнән артык бала тыңлады», – диде Рәдис Кадыйров.

Рәдис Кадыйров ассызыклаганча, 16 яшькә кадәрге балаларга квадроцикл белән идарә итү генә түгел, хәтта пассажир сыйфатында да йөрергә ярамый.

«Без балаларга квадроцикллар катнашында Татарстанда булган барлык очракларны күрсәттек. Шаяру аркасында күпме бала һәлак булган. Мисалларның берсе – багги белән идарә иткән баланың үлем очрагы. Бу хәл Яшел Үзән районының Дубровка авылында узган ел булды», – дип искә төшерде ул.

Фото: © Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Рәдис Кадыйров балага хәтта экипировка киеп тә, хәтта ата-аналар күзәтүе астында да, багги, квадроцикл яки кар машинасы белән идарә итүне тапшырырга ярамавына тагын бер кат игътибар итте!

«Берничек тә идарә итәргә ярамый – 18 яшькә кадәр идарә итү тыела. Бала теге яки бу экстрен хәлдә үзен ничек тотачагын беркем дә белми. Тагын бер кат кабатлыйм: спорт инвентаре махсус мәйданчыкларда гына кулланылырга тиеш», – диде ул.

Рәдис Кадыйров сүзләренчә, снегоходлар белән вазгыять бераз гадирәк – аларда нигездә өлкәннәр йөри. Әмма алар да еш кына аларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозалар – исәпкә куймыйлар яки балаларны үзләре белән утырталар.

«Быел Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында шундый очрак булды – өлкәннәр тәүлекнең караңгы вакытында кар машинасында зур тизлектә йөри. Чокырны күрмәгәннәр һәм аңа очып кергәннәр, 1 кеше һәлак булган», – дип сөйләде Рәдис Кадыйров.

Фото: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе

Квадроцикллар һәм кар машиналары кайда теркәлә?

Үзйөрешле техниканы теркәү белән Дәүләт техника күзәтчелеге органы шөгыльләнә. Үзйөрешле машиналарны хуҗасы сатып алганнан соң 10 көн эчендә даими яки вакытлыча теркәлү урынында теркәргә тиеш.

Машинаны теркәүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша яки дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге документлар белән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин:

  • гариза;
  • техника хуҗасының яисә аның вәкиленең шәхесен таныклаучы документ (паспорт);
  • милек хокукын яисә техникага яисә төп компонентларга ия булуның һәм алардан файдалануның башка законлы нигезен раслый торган документ (сату-алу шартнамәсе);
  • утильләштерү җыемын түләү турында тамгалы техника паспорты (үзйөрешле техника паспорты яисә үзйөрешле техниканың электрон паспорты);
  • транспорт чарасы хуҗасының граждан җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү иминият полисы (ОСАГО иминият полисы);
  • үзйөрешле техниканы теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләргә.

Фото: © «Татар-информ»

Квадроцикл белән идарә итү өчен нинди документлар кирәк?

Квадроцикл белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы яисә А категорияле яки В1 категорияле машина йөртү таныклыгы кирәк. Юлдан тыш мототранспорт чаралары белән идарә итү өчен тракторчы-машинист таныклыгын, имтихан тапшыруга комачаулый торган шартлар булмаса, 16 яшьтән өлкәнрәк затлар алырга мөмкин.

А1 категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү шулай ук В, С яки D категорияле транспорт чаралары белән идарә итү хокукына машина йөртү таныклыгы белән дә раслана. Әгәр үзйөрешле транспорт арендага яки прокатка алына икән, үзйөрешле машинаны арендага бирә торган кеше яки оешма 2 сәгатьлек җентекле инструктаж үткәрергә тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Квадроциклларны балаларга тапшыручыларга нинди җәза яный?

  • Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш, квадроцикл белән идарә иткән өчен административ җаваплылык каралган – 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф.
  • Транспорт чарасы белән идарә итүне күрәләтә транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка тапшырган өчен (мәсәлән, балага), 30 мең сум штраф каралаган – идарәне тапшырган кешегә.
  • Квадроциклда теркәлү таныклыгыннан башка, яки теркәлмәгән техникада йөрү өчен 500 сумнан 800 сумга кадәр штраф салына, ә кабат кагыйдә бозган өчен 5 мең сум штраф яки 1 айдан 3 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, өстәп, техниканы штрафстоянкага эвакуацияләү каралган.
  • Мотошлем булмаган өчен 1 мең сум штраф.
  • Квадроциклда һәм кар машинасында, ел саен техник тикшерү узмыйча йөргән өчен, штраф 500 сумнан 1000 сумга кадәр тәшкил итә.

«Штрафны арттырырга кирәк, ләкин эш анда гына түгел – үзйөрешле транспорт белән идарә итү хокукыннан 1 айдан 3 айга кадәр түгел, ә 1 елдан 3 елга кадәр мәхрүм итү кирәк. Бүгенге көндә квадроцикл, кар машинасы – арзанлы техника түгел. Багги якынча 8 миллион сум тора, квадроцикл ярты миллион сумнан да ким түгел, мотоцикл – ярты миллион сумнан һәм аннан да күбрәк. Әгәр дә кеше әлеге техниканы сатып алган һәм кагыйдәләрне боза икән, димәк, ул моның өчен штраф түли ала», – дип өстәде Рәдис Кадыйров.

Чыганак: «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100