Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек Маугли: әнисе баласын ишегалдыннан читкә чыгармый үстергән

Егетнең өч класс белеме бар.

news_top_970_100
16 яшьлек Маугли: әнисе баласын ишегалдыннан читкә чыгармый үстергән
Свердловск өлкәсендә Каменск-Уральск шәһәрендә 16 яшьлек яшүсмерне берничә ел өйдән чыгармаганнар дигән мәгълүматны хокук саклау органнары тикшерә. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Свердловск өлкәсе буенча прокурорның матбугат чаралары буенча өлкән ярдәмчесе Марина Канатова яшүсмернең өч класс белеме булуын әйткән. Бу факт буенча прокуратура тикшерү оештырган.

Бу егет әнисе белән бергә шәхси йортта яши. Күршеләре аны Маугли дип атый. Ул соңгы биш елда ишегалдыннан читкә чыкмаган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100