Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек кыз яна торган йорттан өч энесен алып чыккан

16 яшьлек кыз яна торган йорттан өч энесен алып чыккан

news_top_970_100
16 яшьлек кыз яна торган йорттан өч энесен алып чыккан

Башкортстанның Шаран районында 16 яшьлек кыз өч энесен янгыннан коткарган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Янгын 7 мартта көндезге беренче яртыда Супай авылында була. Үзәк урамда урнашкан йортта ут чыга. Урынга килгән коткаручылар өй түбәсе янганын күреп ала.

Янгын чыккан вакытта өйдә дүрт бала була. Бәхеткә, йортта янгын турында кисәтә торган җайланма урнаштырылган.  Балаларның олысы - 16 яшьлек кыз янгын турында хәбәрне ишетеп ала. Кыз йортның коридорында ачык ялкын булуын күрә. Яшүсмер югалып калмый, тиз арада энеләрен җыеп ала һәм тәрәзәдән урамга алып чыга.

Коткаручылар янгынны тиз арада сүндерә. Хәзер ут чыгу сәбәбен ачыклыйлар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100