16 яшьлек кыз бәдрәфтә бала тапкан һәм ташлап калдырган
16 яшьлек кыз бәдрәфтә бала тапкан һәм ташлап калдырган
Ростов өлкәсендәге Волгодонск шәһәрендәге хастаханә бәдрәфендә яңа туган бала мәете табыла. Аны 16 яшьлек кыз тапкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча идарәсе вәкиленә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
Мәктәптә укучы кыз бала берничә көн элек хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Ул бөтен тәне сызлавын әйтә. Яшүсмер кызның йөкле булуын табиблар белми.
«Кызны кабул итәләр. Икенче көнне аны табиблар тикшерергә тиеш була. Ә кыз төнлә бала тапкан. Сабый үле булганмы, тере булганмы — анысын экспертиза ачыклаячак», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Тикшерү комитеты вәкиле ачыклап әйткәнчә, «сабыйның мәете пакет эчендә хастаханә бәдрәфендә табылган». Яшүсмер кыз баласын шунда тудырган һәм ташлап калдырган. «Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара», дип сөйләгән тикшерү вәкиле.