news_header_bot
Язманы тыңлагыз

16 яшьлек егет интернетта танышкан кызны үтереп мәетен тураклаган

Егет фатир арендалап, яшьтәшен очрашуга чакырган.

news_top
16 яшьлек егет интернетта танышкан кызны үтереп мәетен тураклаган
Мәскәүдә 16 яшьлек үсмер егетне яшьтәшен үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе җитәкчесе Юлия Ивановага сылтама белән хәбәр итте. 

Үсмер кыз 26 августта югалган. Тикшерүчеләр баланың танышларын, интернетта аралашкан кешеләрен ачыклаган. Алар бу кыз соңгы елда интернетта язышкан егеткә игьтибар иткән. Шуннан соң 16 яшьлек интернет-танышны тоткарлаганнар. 

Бу егет әлеге кыз белән танышуы турында үзе сөйләгән. "Егет кыз белән очрашу өчен Мәскәүгә килә. Фатир арендалап, кызны шунда чакыра. Яшьләр арасында җәнҗал чыга. Егет кызга пычак белән суга. Имгәнгән кыз урында ук үлә. Куркуга калган егет мәетне кисәкләргә тураклый һәм яшерә", - дип сөйләгән Иванова. 

Яшүсмергә карата гаепләү белдерелгән. Суд аны сак астына алу турында карар чыгарган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар