
16 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. 2-7 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көндез +16..+21˚ градус.
Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Туфракны казырга, түтәлләр әзерләп куярга, компост, янган тирес чәчәргә була. Кыраулар төшә башлагач, корткыч бөҗәкләрне юкка чыгару өчен, карлыган, крыжовник, кура җиләге төбендәге туфракны казырга кирәк. Ачык туфракта кышламый торган чәчәкләрне казып алырга була.