Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
16 июньгә һава торышы һәм ай календаре

16 июньдә Татарстан алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана, кайбер районнарда көчле яңгыр, боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, ә аннары төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Аның тизлеге 15-20 метр, ә урыны белән 24 метрга кадәр фаразлана. 

Төнлә һава температурасы +14..+19 градус, көндез +24..+29 градус булачак.

Тулы ай.

Бу көнне нәрсәдер чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга һәм кисәргә киңәш ителми. Шытымнарны сирәкләү, йомшарту, түтәлләр әзерләү, агач һәм куакларны корткычларга каршы эшкәртү өчен дә уңай вакыт түгел.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100