news_header_bot
Язманы тыңлагыз

16 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
16 июньгә һава торышы һәм ай календаре

16 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяк районнарда урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан җил секундына 4-9 метр тизлектә фаразлана, көндез җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, түбән җирлекләрдә +7..+10˚, ә көндез +24..+29˚ көтелә.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Түтәлләрне чүптән арындырырга, куе тишелеп чыккан яшелчәләрне сирәкләү өчен уңайлы вакыт. Помидор һәм борыч үсентеләренең ян ботакларын, кыяр, кабак, кавын мыекларын алырга. Шулай ук кыяр, помидор һәм ташкабакның саргайган яфракларын да өзәргә вакыт җитте. Бакча җиләгенең мыекларын да алырга мөмкин.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар