Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«16 елдан соң хөкем».Тикшерүче ир-ат кызының 15 яшьлек дустын үтергән дә «эзләшеп» йөргән

news_top_970_100

Иркутск өлкәсендә тикшерүче булып эшләгән ир-атны 15 яшьлек кызны үтергән өчен хөкем иткәннәр. Ул баланы үтергән, аннары «эзләшеп» йөргән. Аны 22 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

16 ел элек бер бистәдә 15 яшьлек кызны аеруча вәхшилек белән үтерәләр. Аны башта көчләгәннәр, аннары буып үтергәннәр. 2007 елның язында бу кыз дуслары белән «дискотекага барам» дип өйдән чыгып китә, тик барып җитми. Җинаятьче мәетне урманда күмеп куймый, коега да ташламый, ә ачык урында – бистәнең үзәк урамындагы бер йортның бакчасы артында калдыра, диелә хәбәрдә.

Прокуратурадагы тәҗрибәле тикшерүче үтерүчене табарга вәгъдә итә. Аның үзенең дә 15 яшьлек кызы була, мәрхүмә кыз аның кызы белән бер сыйныфта укый, алар иң якын дуслар була. Ләкин ул чакта беркем дә аның үзен-үзе эзләвен аңламый. 16 ел узгач кына бу җинаятьне ачалар. Шуннан соң әлеге тикшерүченең башка җинаятьләре дә билгеле була.

Югалган кыз Лиза (исеме үзгәртелә) гади мәктәп укучысы, ул яши торган авыл зур түгел. 17 мартта ул дуслары белән очрашырга тиеш була, тик килми. Аны бераз көтәләр дә аннан башка китеп баралар.

18 мартта иртән прокуратурада тикшерүче булып эшләүче ир-атның өендә телефон шалтырый. Аның кызы Ираны (исеме үзгәртелә) сорыйлар. Лизаны сыйныфташлары эзли башлаган. Берничә сәгатьтән мәет табыла.

Бистәдә бер генә тикшерүче була, ул Лизаны үтерүчене эзли башлый. Шундый җинаять өчен хөкем ителгән, 1 ел элек төрмәдән кайткан ир-атны җинаятьче итеп билгелиләр, ул «гаебен» таный. Аның гаебен мәет янындагы шырпы кабындагы тир эзләре, киемнәрендә Лиза киемнәре җепселләре «дәлилли», өстәвенә, мәет тә аның өе янындарак табыла. Ләкин эшне судка тапшырыр алдыннан, яшь тикшерүче эштән баш тарта – үтерүчене үзенең ерак туганы дип аңлата.

Лизаны үтерүне тикшерә башлаган яңа тикшерүче дә эшне судка җиткерә алмый. Элеккеге экспертизаны дөрес түгел дип табалар. Шулай итеп эш 13 елга туктала. 2020 елның августында яшерен шаһит хатын барлыкка килә. Ул үтерү булган көнне нәкъ менә беренче тикшерүчене – мәрхүмәнең сыйныфташының атасын – машинадан кызның мәетен чыгарып, койма аша бакчага ыргытканын күргән.

Элеккеге тикшерүчене тоткарлыйлар. Аның алибиен раслаучы табылмый. Тикшерү барышында аның башка җинаятьләре ачыла. Лизаны үтерүдән тыш, тагын балигъ булмаганнардан сексуаль хезмәтләр күрсәттерү буенча 30 эпизод, 6 көчләү, 1 көч куллану гамәлләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100