news_header_bot
Язманы тыңлагыз

16 ел элек күршесен үтергән хатынны хөкем иттеләр

news_top

Мәскәүдә 16 ел элек күршесен үтергән хатынны 11 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Тикшерү ачыклаганча, 2008 елның октябрендә бу хатын күрше хатынны буып үтерә, аның мобиль телефоннарын урлап чыгып китә. Җинаятьне ул вакытта ача алмыйлар.

Хокук саклаучылар ачылмаган җинаять эшләрен кабат тикшергән чакта, әлеге эш ачыла.

Ачыкланганча, әлеге хатын Ингушетия территориясендә дә шундый җинаять кыла. Аны Мәскәүгә Ингушетиядән китерәләр.

Бу хатынны 11 елга гомуми режимлы колониягә озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар