news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

16 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top

16 августта Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +19..+24˚ градус.

Кимүче ай, ай Игезәкләр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утыру һәм күчереп утырту белән шөгыльләнми торырга кирәк. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә була. Ачык туфракта кышламый торган күпьеллык суганчалы чәчәкләрне казып алырга кирәк. Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар