16 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгыр була. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-20, 23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+7˚, көндез +10..+15˚ градус.
Үсүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.
Корыга чыдам, декоратив үрмә үсемлекләр утырту өчен уңышлы вакыт. Иртә уңыш алу өчен күпьеллык суган түтәлләрен пленка белән капларга була.