16 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көндез +5..+10˚ градус.
17 октябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көндез +7..+12˚ градус.