Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

16-17 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
16-17 июньгә һава торышы һәм ай календаре

16-17 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез боз да яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан җил, секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр фаразлана. Якшәмбе көнне яшен вакытында җил тизлеге 15-23 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

16 июньдә төнлә һава температурасы +14..+19, көндез +28..+33 градуска кадәр фаразлана.

17 июньдә төнлә һава температурасы +16..+21 градус, көндез +29..+34 градус була.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Укроп, салат, брокколи кәбестәсен кабат чәчү өчен уңышлы көн санала. Шулай ук күпьеллык суган, бөртеклеләр һәм кузаклыларны утыртырга була. Туфракны йомшартырга, чүп утарга, су сибәргә мөмкин.

Яшеллекне җыеп киптерергә уңайлы вакыт. Берьеллык чәчәкләрне ачык туфракка утыртырга, чәчәк аткан күпьеллык чәчәкләрне бүлеп, күчереп утыртырга була. Бүлмә һәм дару үләннәрен күчереп утыртырга мөмкин. Бу көнне чәчәк, җиләк һәм декоратив куаклар утыртырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100