16-17 февральгә һава торышы һәм ай календаре
16-17 февральгә һава торышы һәм ай календаре.

16 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -8..-13˚, аязган вакытта -18˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.
17 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, төнлә җил тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -4..-9˚, аязганда -14˚, көндез -4..+1˚ градус. Юлларда бозлавык.
16- 17 февраль.
Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Корткыч бөҗәкләр белән көрәшү. Бүлмәдә һәм теплицада үсә торган үсемлекләргә ашлама сибү. Бакча җиләге түтәлләрендә кар тотарга кирәк.
Чәчәк түтәле
Корткыч бөҗәкләр белән көрәшү. Бүлмәдә гөлләренә ашлама сибү һәм туфракларын йомшарту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Бу көннәрдә агач-куаклар белән бйәле эшләр башкарырга ярамый.