Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1552 ел: үткәннәрнең кайтавазы безнең көннәрдә

Татарның үткәнендәге вакыйгалар турыдан-туры бүгенге көн вәзгыятенә йогынты ясый. Алай гына да түгел, хәзер милләтебездә килеп чыккан проблемалар, чишәсе мәсьәләләрнең дә тамыры 1552 елларга барып тоташа, дип саный тарихчылар.

news_top_970_100
1552 ел: үткәннәрнең кайтавазы безнең көннәрдә

Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, тарихчы, публицист Булат Хәмидуллин, шагыйрь Равил Фәйзуллин, язучы, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Казан ханлыгын яулап алынуга бәйле рәвештә оештырылган  “түгәрәк өстәл” артында фикер алышты.  

"Зур югалту"

- Без 1552 елның татар тарихында нинди роль тотуы хакында уйланырга тиеш. Кемдер моны без эмоциональ рәвештә кабул итәргә тиеш, икенчеләр ярар инде, беткән, үткән, нигә аны актарырга, ди. Ләкин объектив караганда, берничә юнәлештә фикерләргә була. Беренчедән, татар үзенең дәүләтчелеген югалтты. Бу – бик зур югалту һәм бик зур фаҗига. Без шул хакыйкатьне аңларга тиеш, – ди Искәндәр Гыйләҗев.

“Казан өчен татарлар гына көрәшмәгән”

Булат Хәмидуллин фикеренчә, Казан ханлыгы татарлар дәүләте генә булмаган, анда бик күп милләтләр яшәгән һәм алар да Явыз Иванга каршы сугышта катнашкан, үз дәүләтен яклаган. Чыганакларда хәтта “чирмеш сугышы” дигән термин да сакланып калган.

-Казан ханлыгы хакында язганда, без, тарихчылар, еш кына ул дәүләттә нинди халыклар яшәгәнен онытып җибәрәбез. Төп милләт татарлар булса, чувашларның да, мариларның да, удмуртларның да, башкортларның да, мордваның да бабайлары биредә  яшәгән. Бу милләтләр чыганакларда да искә алына, - ди бу өлкәдә бик күп эзләнүләр алып барган һәм фәнни мәкаләләр язган тарихчы.

Булат Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, 1552 елның октябрь аенда бары дәүләтнең башкаласы - Казан шәһәре генә яулап алына. Əмма тарихта Казан сугышлары да билгеле. Алар 1557 елга кадәр дәвам итә һәм Казан ханлыгының бөтен территориясендә була. "Шул ук марилар, удмуртлар, чувашлар да бу дәүләт өчен көрәшкән. Ул халыклар Казан дәүләтен үз ватаны дип санаган”, - дип саный Булат Хәмидуллин.

“Үзеңнең нәрсә әйткәнеңне аңлап кычкырырга кирәктер...”

Ләбиб Лерон 1552  елда булган вакыйгаларны ике милләт арасында булган сугыш түгел,  ди.

- Мөнбәрләргә менеп кычкыручы сәясәтчеләребез бик күп. Әмма үзеңнең нәрсә әйткәнеңне аңлап кычкырырга кирәктер. Монда рус һәм татар  арасында булган сугыш турында сүз бармый. Хәзерге барган канкоешлар, бәрелешләр дә милләтләрнеке түгел. Җир, байлыкка, нефтькә, нәрсәгә дә булса нисбәтле. Ул гомер-гомергә шулай булган да. "Мин бу милләтне яратмыйм, аны корытып кайтыйм әле" дигән максат куймыйлар бит алар, - ди Ләбиб Лерон.

"Бик күп эшләр эшләп булыр иде, акыллырак булсак..."

Шагыйрь Равил Фәйзуллин фикеренчә, халыкта тарихи белем аз:

-Хәзер безнең алда тел мәсьәләсе килеп басты. Без кызып-кызып сөйлибез. Әмма күп очракта күтәрә алмаган нәрсәләр хакында күбрәк гапьләшәбез. Андый кешеләрнең хәле дә, белеме дә юк. Әле ярый күпмедер дәрәҗәдә  язучы матбугат бар.

Аның сүзләрен Искәндәр Гыйләҗев та хуплый.

-Соңгы 20-25 елда безнең халыкка агарту эшләре  җитмәде, - ди ул. – Акыллы рәвештә, профессиональ рәвештә пропаганда җитмәде безгә. Без хискә бирелеп, мөнбәрләрдән кычкырдык. Тарихи пропаганда булмады. Гәрчә, китаплар да бар, тик алар халыкка барып җитәме... Рәтле, акыллы тел пропагандасы булмады. Мәдәни пропаганда юк. Безнең милләтебезне милләт итеп, горур итеп күрсәтү җитми. Юк ул бездә. Әгәр дә без акыллырак булсак, бик күп эшләр эшләп булыр иде. Без белемгә таянмадык, без хисләргә бирелдек. Тарихны өйрәнү, укыту, икетеллелек, күптеллелек өлкәсендә башкалар тәҗрибәсен өйрәнмәдек. Бу четерекле проблема чишелеш тапкан илләр бар бит. Күп җирдә нигезле, фәнни хәл ителгән бу мәсьәлә, - ди тарихчы.

"Авылдагы татар баласына өмет юк"

-Безнең татарда әллә ничә журнал чыга. Әмма кайсының концепциясе бар, кайсыныкы юк. Милләтнең дә 50-60 елга билгеләнгән максаты, концепциясе, программасы булырга тиеш. Шулай эшләгәндә генә нәрсәгә дә булса ирешергә була. Безгә исә бу җитми генә түгел, ә бөтенләй дә юк, - ди Ләбиб Лерон.

Искәндәр Гыйләҗев исә бу юнәлештә бөтенләй дә өмет юк диярлек түгел, ди.

-Заманында, 1990 нчы елларда татар гимназияләрендә укучылар хәзер алгы позицияләргә чыга башлады. Алар инде акыллы буын, фикер йөртә белә торган буын. Алар — хәзерге заман буыны, - ди Искәндәр Гыйләҗев, яшьләргә өмет баглап.  

Шул ук вакытта тарихчы авылда үскән татар баласына өмет юк, ди. Гәрчә күпләр татарның, татар теленең киләчәге — ул авыл дип кабатларга ярата.

Искәндәр әфәнде моны үзенчә аңлата.

- Авылдан чыккан буынга өмет юк, алар прагматик. Авылда үскән татар баласы татарча фикер йөртә белә. Ләкин аның мөмкинлекләре чикләнгән. Хәзер без, авылга өметләнеп, татар телен саклап кала алмаячакбыз. Авылны да карарга кирәк, шәһәрне дә. Яңа буын шәһәрдә үсә. Хәзер татарның күпчелеге шәһәрдә яши. Авылга мәдәни яктан, башка яктан ярдәм итү кирәк.

Ләбиб Лерон исә бу мәсьәләне чишү өчен авыл мәктәпләрендә милли ватанпәрвәрлек дәресләре кертергә, дип саный. “Милли ватанпәрвәрлек булмаганга күрә, авылдан шәһәргә килгән бала шунда ук русча сөйләшә башлый”, - диде ул.

- Татарның авылда калу проблемасы ул 1552 ел вакыйгаларына килеп терәлә, - дип фикер алышуны дәвам итте Искәндәр Гыйләҗев. -Биш гасыр дәвамында татар нормаль, милли шәһәр структурасы төзи алмады. Ул XIX гасыр башында оеша башлады. Ләкин аны башта 1917 ел, аннары 1937 ел бетерде. Аннан авыл халкы шәһәргә кереп тулды. Бу - безнең фаҗиганың дәвамы. Татар теле нормаль, зур, бөек, матур тел икәнен кеше кайвакыт уйлап та карамый. Ул аңарга “әй, кабартма, авылдан килгән”, “чабата, авылдан килгән”, дип сөйләшә. Татар үзе дә кайвакыт шулай уйлый бит.


Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, 1552 ел вакыйгалары нәтиҗәләре:

  • Татарларда феодал катлам юкка чыга

- Җирбиләүчеләр, аксөякләр, морзалар – феодал катламын югалту бик тискәре нәтиҗә бирде. Безнең татар һәрвакытта да шул кешеләрдә үз өметен, киләчәген күргән. Чөнки феодал сыйныфның кулында - акча, үсеш өчен бөтен матди мөмкинлекләр. Алар кулында – идарә, хакимият. Алар кулында – мәдәният үсеше, алар кулында белем. Акча булмаса, белем дә булмый. Аксөякләр булмаса, югары мәдәният тә булмый. Шушылар юкка чыгу сәбәпле, XVII-XVII гасыр мәдәнияте чын мәгънәсендә кризис кичерә.

ХVIII гасыр уртасында гына татар милләтендә кабат акчалы кешеләр барлыкка килә, күтәрелеш башлана. Авыр шартларга яраклашып, руслар белән бер җәмгыятьтә яшәү дә ул татар милләтенең көчле булу билгесе.

Безнең милләт ХIX йөздә яңадан күтәрелә. Без шуның белән горурланырга тиеш. Рус дәүләтендә, христиан дәүләтендә милләт нинди көчле позицияләргә ирешә. Ул рус дәүләте ярдәме белән ирешелгән әйбер түгел. Без бу хакта еш кына сөйләргә дә онытабыз. Татар шундый фаҗигага тарса да, ул барыбер үз урынын тапкан. Моның белән горурлану кирәк.

  • Татар халкы авыл кешесенә әйләнә

- 1552 елдан соң татарлар "икенче сортлы" халыкка әверелә. Шул югалтулар аркасында татар үзенең шәһәр структурасын югалтты. Татарлар Казаннан куыла, татар шәһәр халкы булудан туктый. Моның нәтиҗәсен без әле дә татыйбыз. Хәзер татарда милли шәһәр структурасы бармы икән? Шәһәр татар структурасын бетереп кенә ята.

 Шәһәр халыкны берләштерергә сәләтле. Аның кешене икътисади һәм мәдәни яктан да үстерү мөмкинлеге бар. -Казан ханлыгы вакытында татарның үз "казаны", хакимияте, шәһәр мәдәнияте, шәһәр икътисады булган. Болар барысы да юкка чыккан. Татар авыл халкына әйләнгән. Авыл халкына хөрмәт итеп карыйбыз, тик аның бик күп мөмкинлекләре чикле. Бар да аңлы рәвештә, татар берләшмәсен, каршылык күрсәтмәсен өчен эшләнелгән. 

  • Татар авылга күчсә дә, шәһәр кешесе булып китмәде

- ХХ гасыр ахырында гына без шәһәрдә татар халкын күрәбез. Шәһәргә авыл халкы күчте, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе булып китмәде. Авылны сагынып, авыл турында җырлап, елап утырып... Шул ук вакытта кире авылга кайтмыйча һәм авылга карата тискәре карашта булып яши. Бу – гаҗәп күренеш. Авыл кешесе шәһәргә килеп төпләнә дә, авылны сагынса да, саланы ким күрә. Балаларын да русча тәрбияли. Татар теленең иң зур дошманы – ул авылдан шәһәргә күчеп килгән, әмма чын мәгънәдә шәһәр кешесе була алмаган авыл кешесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100