«150 тапкырга артты»: Татарстанда кызамык һәм бума ютәл тарала
2023 елда Татарстанда кызамык йоктыручылар 150 тапкыр, ә бума ютәл белән авыручылар 137 тапкыр арткан. Бу хакта гомумреспублика ата-аналар җыелышында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Кызамык (корь) белән авыручыларның яртысы – прививкасыз мигрантлар һәм аларның балалары. Бума ютәл (коклюш) белән дә еш кына вакытында прививка ясатмаган балалар һәм мәктәп укучылары авырый. Ә менә Яңа ел бәйрәмнәрендә грипп һәм ОРВИ авырулары, киресенчә, өчтән бер тапкырга кимегән. Ләкин бу озакка сузылмаячак. Бу хакта «Республика Татарстан»да Дарья Субботина яза.
Гомумреспублика ата-аналар җыелышында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстандагы әти-әниләрне куркыныч авырулардан прививкаларны игътибарсыз калдырмаска чакырды. Коллектив иммунитет начар булу сәбәпле, 2023 елда Татарстанда кызамык һәм бума ютәл белән авыручылар саны арткан.
– Бума ютәл – бик резонанслы тема. 2023 елда 1782 очрак теркәлде, бу – күпьеллык уртача күрсәткечтән 10 тапкыр күбрәк. 2022 елда нибары 13 очрак булган. Без кызамыкка каршы прививканы кайчан ясатабыз? 3 айлык чактан башлап 1,5 ай саен 3 тапкыр һәм 18 айда прививка ясатабыз – дүртенче прививка, ревакцинация. Нәтиҗәдә 2 яшендә бала бума ютәлгә каршы нык иммунитетлы була.
Ата-аналар исә вакцинацияне еш кына кичектерә, прививка ясату араларын озынайта. Авыручылар арасында һәр бишенче кеше – 2 яшькә кадәрге бала. Вакцинацияне кичектерү яки интервалларны үтәмәү аркасында, аларда иммунитет формалашмый. Авыручыларның яртысы – 7-14 яшьлек укучылар. Монда шуны аңларга кирәк: милли календарьда башка бернинди ревакцинация каралмаган. Ләкин без республика бюджеты хисабына, иммунитетны тәэмин итәр өчен, 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга өстәмә ревакцинация ясыйбыз. Шулай итеп, без 30 меңнән артык балага прививка ясаттык. Иң уңышлы яшь – 6 яшь. Әгәр дә табиблар ревакцинация ясарга тәкъдим итә икән, баш тартмагыз», – ди Патяшина.
Бума ютәл – ул озакка сузылган йөткерү генә түгел, диде ул. Ул пневмония, психомотор үсешнең тоткарлануы, неврозлар һәм көзән җыеруларга китерә ала.
Йогышлылык 100 процент
Марина Патяшина тукталган икенче мәсьәлә – кызамык авыруы. 2022 елда республикада 1 генә очрак булса, 2023 елда – 146. Ә 2024 ел башыннан кызамык белән авыруның тагын 5 очрагы теркәлгән.
– Бу инфекциядән дә вакцина ясыйлар. Ләкин авыручылар арасында 75е – прививка ясатмаган чит ил гражданнары, шуларның 53е – бу кешеләрнең прививка ясатылмаган балалары. Кызамык та зыянсыз авыру түгел. Авыруларның өчтән берендә сукыраю, энцефалит, менингит барлыкка килә. Бигрәк тә 5 яшькә кадәрге балаларда еш очрый.
Кызамык очракларын теркәгәндә, контактта булган һәркемгә прививка ясыйбыз. Прививкалардан баш тартырга кирәкми, контакт очрагында кызамыктан качып калу мөмкин түгел, бу – дөньядагы иң йогышлы инфекция.
Кызамыктан прививка балаларга 1 яшьтә һәм 6 яшьтә ясала. Әгәр дә прививкалары булмаса, бу авыру белән авырмаган булса һәм прививка турында мәгълүматлары булмаса, 18 яшьтән алып 55 яшькә кадәр өлкәннәргә дә прививка ясыйбыз. Мәгълүматларыгызны тикшерегез һәм, кирәк булса, прививка ясатыгыз, – ди Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе.
Грипп һәм ОРВИ белән бәйле вазгыять куркыныч түгел: гыйнварның 1нче атнасында Татарстан буенча авыручылар саны 37 процентка, Казан буенча – 25 процентка кимеде. Ләкин бу – яллар вакытында иде. Гыйнвар ахыры – февраль башында авыручылар артыр, дип көтелә.
– Узган ел халыкның 47 процентына прививка ясалды. Исегезгә төшерәбез: әгәр дә сыйныфта 20 процент һәм аннан да күбрәк бала авырый икән, мәктәп директоры сыйныфны 1 атнага карантинга җибәрә. Сентябрьдән 163 сыйныфта укуны туктатып торганнар, 2 мәктәп тулысынча ябылып торды, – дип сөйләде Патяшина.
Мәктәп ашханәсенә ата-аналар да керә ала
Патяшина әти-әниләргә телефоннарда һәм планшетларда озак утыруның балаларга зыянлы булуын искә төшерде. 1нче сыйныфка сәламәт балалар килә, ә мәктәптән чыкканда – һәр икенче баланың күрү сәләте начарланган була. Моннан тыш, 11 ел уку дәверендә балаларда ашказаны авырулары һәм төз утыру белән проблемалар барлыкка килә.
– Мәгариф учреждениеләрен без контрольдә тотабыз, ләкин өйдә бу – сезнең җаваплылыгыгыз: гаджетларда утырган вакытны, гаджетларга килгән яктылыкны контрольдә тоту сезнең өстә. Әгәр бала планшетта утыра икән, ул караватта одеял астында түгел, ә өстәлдә, 30 градус авышлыкта урнаштырылырга тиеш. Бала өй эшләрен эшләгәндә, эшегездән бүленеп, сез дә аның белән зарядка ясап алыгыз.
Миңа еш кына «ата-ана мәктәп ашханәсенә керә аламы» дигән сорау бирәләр. Керә ала! Директор сезне ашханәгә кертергә тиеш, андагы ризык сезгә ошар дип ышанам. Әмма өйдә дә туклануга игътибар итүегезне сорыйм. Мәсәлән, балалар арасында сораштыру уздырганда, аларның өчтән беренең мәктәпкә ач килүе ачыклана, иртәнге ашны калдырырга ярамый! Балаларыгызны иртән ашатыгыз, – дип киңәш бирде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе.