Һиндстанда автобус тирән чокырга төшеп киткән. Фаҗигада кимендә 36 кеше һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Авария Уттаракханд Винит Пал штатында 4 ноябрьдә иртән була. Автобус төшеп киткән чокыр 150 метр тирәнлектә, дип хәбәр иткән коткаручылар.
Урынга Табигый бәла-казалар вакытында эшли торган илкүләм көчләр төркеме бара. Алар коткару операциясен башлый.
Матбугат чаралары белешмәсе буенча, автобус йөртүче идарәсен югалта, һәм фаҗига килеп чыга. Салонда 60лап кеше була, диелә хәбәрдә.