Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек үсмернең Казан фахишәләрен көчләве турындагы хәбәр бик күп сораулар тудырган

Аңа моның өчен тәрбия колониясендә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Бу хакта «Московский комсомолец» яза.

news_top_970_100

Казанда полиция хезмәткәрләре, 18 яшьлек кызны көчләүдә гаепләп, 15 яшьлек үсмерне кулга алганнар. Тикшерү барышында бу егетнең бер ай элек 24 яшьлек тагын бер үзеннән зур хатын-кызны көчләве ачыкланган. Ике хатын-кыз да «чакыру буенча» эшләгәннәр, икесе дә балигъ булмаган үсмернең «заказын» үтәүдән баш тарткан, чөнки мәктәп баласы белән секс «16 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә керү» маддәсенә туры килә, аның өчен хөкем итәргә мөмкиннәр.

Бу инцидентны «Московский комсомолец» эксперт-криминалист белән тикшергән, Ирина Бричкалевич язмасы.

 

Фото: © КИРИЛЛ ИСКОЛЬДСКИЙ

Бу хәл турында Казандагы бөтен матбугат чаралары сөйләде. Имеш, 8 март алдыннан 9нчы класс укучысы өенә 18 яшьлек «социаль җаваплылыгы түбән» хатын-кызны чакырткан, тегесе исә заказ бирүченең яшүсмер икәнен күреп, эшләүдән баш тарткан. Шуннан соң, имеш, көче-гайрәте ташып торган үсмер кызны кыйнап ташлаган һәм профессиональ вазифасын башкарырга мәҗбүр иткән. Башка мәгълүматлар буенча, ул хатын-кызга пистолетка охшаган предмет белән янаган. Кыз, полициягә барып, үсмергә карата гариза язган. Тикшерү барышында әлеге үсмернең 24 яшьлек фахишәне дә өенә чакыртып, шулай ук көчләве ачыкланган.

Әгәр «тәртибе җиңел кызлар» полициягә барып гариза яза һәм үз шөгыльләрен таный икән, димәк, аларның үзләрен үк тә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр бит, дигән урынлы сорау туа.

Җавап өчен, «Московский комсомолец» эксперт-криминалист, Яковлев исемендәге Урал дәүләт юридик университетының криминалистика буенча өлкән мөгаллиме Максим Матвеевка мөрәҗәгать иткән.

– Сексуаль характерда «хезмәт күрсәтүчеләр» җинаять корбаннары, җинаять эше буенча зыян күрүче була алалар. Әгәр аларның законсыз эшчәнлек факты раслана икән, гариза бирүчене дә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр, мәсәлән, административ җаваплылыкка. Көчләү турында гариза язган мондый очракта, җинаять билгеләре булганда, җинаять эше кузгатылырга мөмкин, – дип җавап бирә криминалист.

– Гаебе раслана икән, яшүсмергә нәрсә булачак?

– Көчләү, Җинаять кодексы классификациясе буенча, аеруча зур җинаять санала, димәк, җаваплылык 14 яшьтән керә, дигән сүз. 15 яшьлек үсмергә максималь җәза – тәрбия колониясендә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Ләкин РФ Җинаять кодексында шундый маддә дә бар: әгәр балигъ булмаган үсмер әлеге маддәнең 1нче һәм 2нче өлешендә каралган яшькә җитмәгән, әмма психик үсешендә тоткарлану сәбәпле, җәмгыять өчен куркыныч гамәл кылганда үз гамәлләренең характерын һәм куркынычын тулысынча аңлап җиткермәгән булса, җинаять җаваплылыгына тартылмый. Димәк, бу очракны ныклап тикшерергә кирәк әле.

«Чакыру буенча хезмәт күрсәтүче» хатын-кыз гаризаны балигъ булмаган бала белән сексуаль мөнәсәбәткә керүдә үзен гаепләмәсеннәр өчен язарга мөмкинме?

– Өлешчә нәкъ менә шул сәбәп белән гариза язган кебек тоела да инде ул миңа, чөнки аның үзен «16 яшь тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә керү яки сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе буенча гаепләргә мөмкиннәр, чөнки клиентка нибары 15 яшь бит. Соңыннан аңа бу хәлнең ике як ризалыгыннан башка булганлыгын исбатлау бик авыр булыр иде. (Әгәр үсмернең әти-әнисе бу хакта белеп, гариза язсалар, хатын-кызны шушы ук маддә буенча җаваплылыкка тартырлар иде, һәм моның көчләү булганлыгын беркем дә исәпкә алмас иде.)

Шулай ук, балигъ булмаган үсмер дә аны киләчәктә шантажлап торырга мөмкин. Фахишәлек белән шөгыльләнүче затлар бик еш очракта җинаять корбанына, шул исәптән, көчләү объектына әверелә.

...Исегезгә төшерәбез: фахишәлек өчен җәза бездә зур түгел: үз тәнең белән сату иткән өчен административ штраф каралган, ул – 1500 сумнан алып 2000 сумга кадәр.

Бу җинаять турында сөйләшкәндә, шәһәр халкының күбесе, башка сораулар белән беррәттән, 9нчы класс укучысының зур кызларга көче җитүенә шикләнә. «Бәлки, ул үз яшенә караганда зуррак, көчлерәктер?» Һәм үсмернең зур хатын-кызлар чакырырга акчасы барлыгына аптырыйлар: «Хәзер «кызлар» чакыруның бер сәгате 5 мең сум тора, шулкадәр акчаны үсмер каян алган? Әти-әнисе биргәнме?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100