Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек укучыдан балага узган 26 яшьлек пионервожатый кыз педофилиядә гаепләнә

news_top_970_100
15 яшьлек укучыдан балага узган 26 яшьлек пионервожатый кыз педофилиядә гаепләнә
ru.freepik.com/

Удмуртиядән 26 яшьлек пионервожатый педофилиядә шикләнелә. Башта ул мәктәп укучысыннан балага узган, аннан баласын югалткан, ә сөйгәнен үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерә язган. Бу хакта «Mash» телеграм каналы яза.

Екатерина, Глазов шәһәрендәге «Звездочка» лагереның элеккеге вожатые, этика нормалары үтәлү өчен җаваплы булган. Кияүдә булган, баласы бар.

2023 елның көзендә 15 яшьлек Дима (исеме үзгәртелде) белән таныша һәм шунда ук гашыйк була. Декабрьгә кадәр күп вакытны бергә үткәрәләр. Алкогольле эчемлекләр эчеп, почмакларда үбешеп йөргәннәр. Яңа ел алдыннан хатын-кыз үзенең бала көтүен хәбәр итә, ә 1 атнадан соң баланы югалтуын әйтә.

Бер кичне исерек Дима белән Катяны полиция хезмәткәрләре тоткан. Пионервожатыйга 16 яшькә кадәрге кеше белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен җинаять эше кузгатылган. Аны 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100