Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек отличник үсмер әнисен чүкеч һәм пычак белән вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
15 яшьлек отличник үсмер әнисен чүкеч һәм пычак белән вәхшиләрчә үтергән
Владимир Васильев, архив

Волгоградта яшәүче хатынны 15 яшьлек улы үтергән. 42 яшьлек Яна П. йоклаган чакта, улы аңа чүкеч һәм пычак белән һөҗүм итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Яна ире белән аерылган, улын ялгызы тәрбияли. Әни кеше гаиләдә җитеш тормыш булсын өчен тырыша. Малай отличник була, аралашырга ярата, мәктәп тормышында актив катнаша.

Яна азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Социаль челтәрләрдә аның улы белән төшкән матур фотолары күп, алар диңгездә ял итә, дуслары белән аралаша.

Былтыр декабрьдә Янага 42 яшь тула, ул спорт белән шөгыльләнә, матурлык салонына йөри.

«Без салонда таныштык. Аралашучан ханым, мәрхәмәтле, шат күңелле, һәрчак хәрәкәттә. Киләчәккә планнар төзеде, эштән курыкмады. Өстәмә эшләде, беркайчан зарланмады», – ди дус хатыны.

Өйдә дә тыныч кебек тоела. «Без подъездда очрашкалый идек. Карап торышка тыныч гаилә», – ди алар белән бер йортта яшәүче ир-ат.

Февральдә гаилә Адлерга ялга җыена. Хезмәттәше сүзләренчә, Яна улы белән барырга тели, тик бала баш тарта.

«Улы белән барасы килгән иде, тик ул баш тартты. Ул мөстәкыйль булып үсте. Аның атасы да, әбисе дә бар, алар карап тора ала», – ди гаиләнең танышы.

25 гыйнварда үсмер малай йоклап ята торган әнисе янына килә һәм чүкеч белән 10 тапкыр башына суга, аннары пычак ала һәм әнисенең муенына бәрә.

Әни кеше урында ук үлә. Малай полициягә шалтырата һәм, өйгә кайткач, анасының мәетен табуы турында сөйли. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

Ләкин малайның киемендә кан таплары табыла. Тикшерү версиясе буенча, бала анасын үтерүдә катнашкан. Аны тоткарлаганнар, сорау алалар, экспертизалар билгеләнгән.

Туганнары исә бу хәлдән шок кичерә. Алар моңа ышана алмый, алар берьюлы Янаны да, аның улын да югалтуны кичерә алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100