news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек кыз чыбыксыз наушникны йоткан

news_top
15 яшьлек кыз чыбыксыз наушникны йоткан
Фото: https://t.me/DrRakhmatullin/1073

Башкортстанда 15 яшьлек кыз, йоклаганда, чыбыксыз наушнигын йоткан. Бу турыда Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин телеграм-каналында яза.

Баланы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып килгәннәр.

Ул кич белән чыбыксыз наушникны колагына тыга һәм йокыга китә. Төнлә тамагы авыртып уяна. Аннары наушнигы югалуны ачыклый. Кыз ата-анасын уята, һәм алар ашыгыч ярдәм чакыра.

Ашыгыч ярдәм баланы хастаханәгә алып китә. Биредә корсак куышлыгына рентген ясыйлар, ашказанын, үңәчен, уникеилле эчәклеген тикшерәләр. Наушник эчәклектә табыла.

Кызны балалар хирургиясе бүлегенә күчерәләр. Бәхеткә, операция кирәк булмый, наушник табигый юл белән чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар