Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек кыз 59 яшьлек экс-депутаттан бәби көтә

news_top_970_100
15 яшьлек кыз 59 яшьлек экс-депутаттан бәби көтә
https://pixabay.com/

Красноярск өлкәсендә 15 яшьлек кыз 59 яшьлек депутаттан авырга узган. Депутат үзе дә бу хәлне раслаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Емельянов районындагы Логовой бистәсендә әлеге вакыйга апрельдә булган, башкалар бу турыда әле хәзер генә белеп алган. Евгений А. исемле элеккеге депутат Логовойга 2015 елда килә, моңа кадәр ул Эвенкиядә яши. Анда балалар йортында физрук була, халык мәнфәгатьләрен яклап депутат булып хезмәт итә, диелә бу хәбәрдә.

Логовойга күченгәч, ул кабат депутат булырга маташа, ләкин булып чыкмый.

Биредә яшәүчеләр аның турында белми диярлек. Ул 15 яшьлек кыз белән таныша. 2022 елның апрелендә баланың эче авырта һәм ул табибка килә. Табиб аның 3 ай йөкле булуын ачыклый. Кыз баланың атасы бабасы булырдай ир-ат булуын сөйләп бирә. Аны көчләмәгәннәр, бар да ике якның теләге буенча булган, диелә.

Евгений А. каршы килеп тормый, үсмер белән йоклавы турында сөйли. Аңа карата җинаять эше ачылган, ул балигъ булмаган үсмер белән җенси мөнәсәбәтләргә керүдә гаепләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100