Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек малай үзе сатып алган машинада мәктәпкә ашыкканда кеше бәрдергән (авария мизгеле видеосы)

Мәктәптә укучы малай үзе акча җыеп, иске "Жигули" сатып алган. 

news_top_970_100
15 яшьлек малай үзе сатып алган машинада мәктәпкә ашыкканда кеше бәрдергән (авария мизгеле видеосы)

3 октябрьдә Иркутск шәһәрендә җәяүлеләр юл аша чыга торган урында 50 яшьлек хатынны машина бәрдергән. Имгәнгән хатынны хастаханәгә китергәннәр. Әлеге вакыйга турында «Вести» каналы хәбәр итте.

Җәяүлене бәрдереп, урыннан качкан машинаны эзләп тапканнар. Әлеге «Жигули» белән 15 яшьлек үсмер идарә итүе ачыкланган.

Яшүсмер үз машинасында мәктәпкә ашыга торган булган. Бер мизгелдә тормозы эшләми башлаган. Шулай итеп ул каршы як полосага чыккан һәм юл аша чыгып баручы хатынны бәрдергән. Авариядән соң куркып калган үсмер качып киткән. Машинасын бер ишегалдында ташлап калдырган. Соңрак аны тапканнар.

Әлбәттә, яшүсмернең машина йөртү таныклыгы булмаган. Малай үзе акча җыйган. Узган гасырда эшләнгән «Жигули» машинасын шул акчага үзе сатып алган. Бу эшен ул әниләреннән яшереп кенә эшләгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Яшүсмерне полициягә алып килеп, сорау алганнар һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Административ эш ачылган.

Урамдагы видеокүзәтү камерасы авария мизгелен видеога төшереп алган. Зур тизлектә килүче машина «зебрадан» чыгып барган хатынны таптаганы кадрларда күренә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100