Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек малай сөйгәне белән очрашыр өчен, өйдән качып, өч мең километр юл узган

Яшь Ромеоны Төмәндә тотканнар.

news_top_970_100
15 яшьлек малай сөйгәне белән очрашыр өчен, өйдән качып, өч мең километр юл узган
https://pixabay.com/

Черкесск шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Эдуардны Төмәндә полиция хезмәткәрләре тоткан. Эдуард өйдән качып чыгып киткән. Ул интернетта тапкан сөйгән кызы белән очрашу өчен өч мең километрдан артык юл узган. Егет белән кыз бик озак вакыт интернеттан хат язышкан булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Эдуард югалу турында 21 августта билгеле була. Ул әти-әнисе өйдән чыгып киткән чакта кача. Үзе белән рюкзак, пакет һәм бераз акча ала. 250 сумга ул автобуста Ставрополь шәһәренә барып җитә, аннары узып баручы машиналарга утыра. 

«Егет шулай итеп Новосибирскига барып җитмәкче була. Бала югалгач, беренче көннән үк мәхәббәт аркасында качкан дигән версияне карыйлар. Эдуардның интернетта хат язышуын табалар. Кыз әтисенең усал булуына зарлана, өйдән качасы килүен әйтә», — дип сөйләгән сайтның үз чыганагы.

Шуннан соң Эдуард сөйгән кызына ярдәм итәргә тели. Волонтерлар һәм полиция аны Кавказда, бәлки Себердә үк дип фаразлаган чакта, ул бернинди каршылыксыз өч мең километр чамасы юл уза. Аны күрүчеләрнең берсе дә баланың ялгыз йөрүенә гаҗәпләнми.

«Эдуард шактый олы чырайлы — 180 см буе бар. Аны студент дип уйларга да була. Ул тугызынчы сыйныфка гына күчте әле», — ди агентлык әңгәмәдәше.

Егетне 29 августта Төмәндә тоталар. Бу вакытта Эдуардның бер әйбере дә, шул исәптән телефоны да булмый инде. Ул телефонын арзанга гына сатып җибәргән. Сөйгән кызы янына тагын бер мең километр чамасы ара калган булган.

Прокуратура тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100