Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек малай әнисенең джибына исерек иптәшләрен төяп, шәһәр урамында машиналар бәрдереп йөргән — видео

Балалар утырган Toyota Land Cruiser Prado машинасын коралдан атып кына туктаталар.

news_top_970_100
15 яшьлек малай әнисенең джибына исерек иптәшләрен төяп, шәһәр урамында машиналар бәрдереп йөргән — видео

Санкт-Петербург өлкәсендәге Выборг шәһәрендә 15 яшьлек Александр М. бераз салып алган һәм әнисенең Toyota Land Cruiser Prado машинасына утырып чыгып киткән. Ул иптәшләрен төяп, төнге шәһәр буйлап йөргән. ЮХИДИ инспекторлары бу машинаны туктатыр өчен корал кулланырга мәҗбүр булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

15 яшьлек үсмернең машинада йөргәндәге «батырлыкларын» видео күзәтү камералары төшереп алган. Ул полиция машинасыннан качып барган, узышкан. Каршыга килүче җиңел машинаны бәрдергән. Шуннан соң ул кабат ДПС машинасына килеп кергән.

Вакыйга әле моның белән генә бетми: «оста» йөртүче Гагарин урамындагы тукталышны җимереп китә. Светорфорның кызыл төсенә берничә тапкыр уза.

Полиция хезмәткәрләре табель коралы кулланырга мәҗбүр була. Атканнан соң гына Land Cruiser юл кырыена барып туктый.

Машина руле артында 15 яшьлек Александр М., салонда тагын ике кыз, бер мәктәп укучысы утыра. Балалар барысы да исерек була. Бу малай әнисенең машинасын моңа кадәр алып чыгып киткәләгән. Аны әти-әнисе белән мәктәпкә утызлап тапкыр чакыртканнар инде. Бала исерек кичәләр оештырган, мәктәпкә йөрүдән баш тарткан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Малайга, аның әти-әнисенә нинди җәза бирелгәне бу хәбәрдә әйтелми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100