Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек кыз тудырып, тереләй җиргә күмеп куйган сабыйны эт коткарган

15 яшьлек кыз тудырып, тереләй җиргә күмеп куйган сабыйны эт коткарган

news_top_970_100
15 яшьлек кыз тудырып, тереләй җиргә күмеп куйган сабыйны эт коткарган
Көньяк-Көнчыгыш Азиядә бер эт тереләй җирләп куелган баланы тапкан һәм шулай итеп сабыйның гомерен саклап калган. Бу турыда "Лента.ру" хәбәр итте. 

Вакыйга 15 майда була. 41 яшьлек Уза Низайка исемле кеше Пинг-Понг кушаматлы этен ияртеп, фермер кырлары буйлап йөрергә чыга. Кыр буйлап барганда, эт кисәк кенә туктый һәм җирне казый башлый. Этнең хуҗасы да туктап кала һәм җирдән бала аягы чыгып торуын күреп ала. Биредә тере сабый баланы җиргә күмеп калдырганнар.

Уза тиз генә баланы казып ала һәм хастаханәгә китерә. Хәзерге вакытта сабый исән һәм аңа куркыныч янамый.

Бу вакыйганы полиция тикшерә башлый һәм сабыйның анасын да табалар. Тереләй күмеп куелган баланы 15 яшьлек кыз тудыруы ачыклана. Яшь ана йөкле булуын яшереп йөрүен сөйли. Ул әти-әнисеннән бик курыкканын әйтә. Үзе дә сабый булган йөкле кыз кешеләрдән яшереп кенә бала тудыра. Яшь ана яңа туган сабыйдан котылырга карар кыла һәм кырга алып барып, җиргә күмеп куя.

Хәзер 15 яшьлек кызның әти-әнисе оныкларын хастаханәдән алып, үзләре тәрбияләргә җыена. Сабыйны үлемнән саклап калган этне исә герой дип атаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100