15 яшьлек кыз сыйныфташы белән очрашып йөреп, бәбигә узган
15 яшьлек кыз сыйныфташы белән очрашып йөреп, бәбигә узган
22 мартта Омск шәһәре хастаханәсенә 15 яшьлек кызны китергәннәр. Бу кызның эче авырткан. Табиблар баланы тикшергәч, аның йөкле булуы ачыкланган. Бу турыда Омск басмасы хәбәр итте.
Тугызынчы сыйныфта укучы кыз баланың йөклелеге 2–3 атна булган. Аңа тиешле ярдәмне күрсәткәннәр. Хәзерге вакытта йөклелекне саклау яки вакытыннан алданрак туктату турында мәсьәлә хәл ителә.
15 яшьлек укучы кыз бала сүзләренчә, ул сыйныфташын ярата. Алар февральдә җенси мөнәсәбәткә кергән. Кыз белән малай контрацепция турында уйламаган.
Om1.ru порталына билгеле булганча, балигъ булмаган балаларның интим мөнәсәбәтләрен полиция тикшерү ихтимал.