Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек кыз сөйгән егете белән бергә үз әнисен вәхшиләрчә үтергән

Бишкә генә укый торган бала 17 яшьлек егет белән очраша башлагач, бөтенләй үзгәреп куя.

news_top_970_100
15 яшьлек кыз сөйгән егете белән бергә үз әнисен вәхшиләрчә үтергән
https://pixabay.com/

Омск шәһәрендә 15 яшьлек Люда Романова (исемнәр үзгәртелә) мәктәптә бишкә генә укый, театр студиясендә шөгыльләнә. Былтыр августта ул 17 яшьлек Алексей Ванин белән очраша башлый. Тугызынчы сыйныфта укучы Люда гашыйк була. Бу фаҗига турында «КП» сайты хәбәр итте.

Люда егетен әнисе белән таныштыра. 43 яшьлек Елена Романова кызын ялгызы тәрбияли. Башта ул егет барлыкка килүгә сөенә. Тик Люданы алыштырып куйган кебек була. Ул дәрес әзерләми, укымый, начар билгеләр ала башлый.

Елена кызына Алексей белән очрашуны тыймакчы була. Ләкин яшьләр барыбер очраша. Алексей беркайда эшләми, программист булырга укып йөри.

Алексейга 23 декабрьдә 18 яшь тула. «КП» сайты хәбәрчесе ачыклаганча, егетнең ата-анасы наркоманнар булган. Ул әти-әнисе белән 7 яшькә кадәр яши, аннары әбисе белән тора. Былтыр әби үлә, Леша исә сөйгән кызының гаиләсенә күченеп диярлек яши башлый. Кибетче булып эшләүче Елена Лешаны да, Люданы да ашатып торырга мәҗбүр була. Шуннан соң гаиләдә талашлар чыга.

30 декабрьдә Елена Романова төнге сменага эшкә китәргә тиеш була. Ул баласына сюрприз ясар өчен, сменасын алмаштыра. Люда исә бу төнне әнисен бөтенләй дә көтми шул. Хатын өйгә кайткач, Леша белән Люданың кочаклашып йоклап ятканын күрә. Шуннан талаш чыга. Алексей кухнядан пычак ала һәм сөйгән кызының анасына кадый. Хатын егылгач та, егет аңа сугуын дәвам итә. Люда да әнисен кыйнауга кушыла. Ул чүкеч табып ала һәм әнисен шуның белән кыйный.

Елена сулыш алмый башлагач, Люда әнисенең дустына шалтырата һәм берни булмагандай хәбәр итә. «Апа, мин әнигә чүкеч белән суктым, бездә кан бик күп, ашыгыч ярдәм чакыр», — ди.

Еленаны, Люданы һәм Алексейны төрле хастаханәләргә озаталар. Елена шунда үлә.

Соңрак тикшерүчеләр белән аралашканда, Люда әнисен ни сәбәпле кыйнаганын аңлатып бирә алмый, ул Лешаны бик яратуын гына әйтә. Егет белән кыз хәзерге вакытта СИЗОда утыра. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100