15 яшьлек бала фонтан астында калып үлгән
Кышка әзерләп җыеп куелган фонтанның бер өлеше ишелеп төшкән.
31 октябрьдә Ижевск шәһәрендәге паркта яшүсмер бала һәлак булган. Аның өстенә фонтан ишелеп төшкән. Бу турыда Удмуртия буенча Тикшерү комитеты хәбәр итте.
Кичке бишләр тирәсендә шәһәр паркта балалар ял итеп йөри. 15 яшьлек малай өстенә кышка әзерләп куелган фонтанның бер өлеше ишелеп төшә. Мәктәп укучысының башы имгәнәһәм ул үлә.
Фаҗига буенча җинаять эше ачылган.