15 яшьлек Актаныш кызы Алинә Япониядә фигуралы шуу бәйгесендә Гран-при алды
Алина 2017 елда юниорлар арасында дөнья чемпионкасы дип табылган иде.
![15 яшьлек Актаныш кызы Алинә Япониядә фигуралы шуу бәйгесендә Гран-при алды](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/10/7ec4a3fcb23285d9fd4d58e26aaabbecc4893b3109d9db175c4b5646a027.jpg)
Бәйге Япониянең Нагоя шәһәрендә узды. Фигуралы шуу буенча Гран-при тимераякта шуучыларның Бөтендөнья берлеге (ISU, ИСУ) тарафыннан һәр ел саен у уздырылган ярышлар. Гран-прида спортчылар үз дәүләтләренең вәкилләре буларак түгел, шәхси күрсәткечләре буена катнашалар. Шул рәвешчә, Гран-при ул дөньяның иң яхшы спортчылары бәйгесе дигән сүз.
Алинә Заһитова үзен бик яхшы хис итүе һәм Россия чемпионатында яхшы күрсәткечләргә өмет итүе хакында әйткән.
"Р-спорт" сайтына интервьюсында ул: "Бу чыгышымнан мин канәгать калдым. Дөрес, аз гына ялгышлар булды. Былтыр юниорлар өчен Гран-прида авыр булды, чөнки минем өчен бу бәйгедә беренче чыгыш ясау иде. Әлбәттә, Россия чемпионаты - бик мөһим старт. Үз программаларымны шомартып, тамашачыларга яхшы прокат тәкъдим итәргә җыенам".
Алинә ике программада чыгыш ясап, 223,30 балл җыйды. Ике атнадан - 21-24 декабрьдә Заһитова Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Чемпионатында чыгыш ясаячак.
Россия спортчысы Мария Сотскова икенче, Канада спортчысы Кейтлин Осмонд өченче урынга лаек дип табылган.Фото: http://hcizhstal.ru. Михаил Бормин
Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/7840396747b461414411fb683ae8b13ce0dbda36826f65cc062cbf384b1f.jpg)
Алинә сеңлесе белән.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/f42bee1d65da6ffe956be4434fbd1a47734b84f1c383ee661f76831b52d2.jpg)
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/3e9f3f653a6a3046d21c4cec48cc5c8d124e89011a11f0004348f5f32606.jpg)
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/be766fbf36eece011471054f88b37d257000f6ec9d3d56c35a2cec538628.jpg)
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/e389a1b7f8d97d87bf4f30f767b88851880a37655550a1477c92d3828d5a.jpg)