15 тоннаны 6 сәгатьтә алалар: Татарстанда бензинга ихтыяҗ нигә артты?
Соңгы көннәрдә бензин мәсьәләсе иң актуаль темаларның берсенә әверелде. Кайбер ягулык салу станцияләрендә зур чиратлар хасил булды, кайберләрендә исә ягулык сату вакытлыча чикләнде. Чыннан да республикада ягулык җитмиме? Әллә чиратларның сәбәбе бөтенләй башкадамы? Бу сорауга җаваплар «Интертат» язмасында.
Бензин өчен сәгатьләр буе чиратта тору гадәти күренешкә әйләнер дип кем уйлаган? Үз күзләрең белән күрмәсәң – ышанмассың да.
Кичке сәгать уннар тирәсендә ягулыгы булган автозаправка эзләп юлга чыктык. Аны махсус кушымтада эзләдек (исемлек астарак булачак) һәм Оренбург тракты урнашкан бер заправкада тукталдык.
Биредә ике ягулык салу станциясе янәшә урнашкан иде. Әмма икесенә дә озын машина чиратлары сузылган. Икесендә дә машиналар әкрен генә хәрәкәт итә…
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Вакыт үткән саен кешеләрнең түземлеге бетә башлады. Кайберәүләр машиналарыннан чыгып, чиратның ни өчен шулай әкрен баруын тикшерергә барды. Безнең дә түземсезлектән башка ягулык салу станциясенә күчү теләге бар иде. Ләкин анда да яхшырак булачагына гарантия юк иде. Шуның аркасында урыныбыздан кузгалмадык. Төгәл ике сәгатьтән бензинлы да булдык. Сабырлыкның төбе алтын, диярсең...
Ни өчен ягулык салу станцияләрендә чират бар?
Әлеге сорау белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Алар ягулык белән килеп чыккан вәзгыятьнең сәбәпләрен атадылар:
- нефть эшкәртү заводларында ремонт
Хәзерге вакытта Россиянең барлык диярлек нефть эшкәртү заводларында ремонт эшләре алып барыла. Барлыкка килгән вәзгыятьне аңлап, предприятиеләр ремонт вакытын кыскартырга һәм мөмкин кадәр тизрәк гадәти җитештерү куәтләрен кайтарырга тырыша.
- нефть эшкәртү заводларына югары йөкләнеш;
Татарстан нефть эшкәртү заводлары хәзерге вакытта югары йөкләнеш режимында эшли, ягъни гадәти күләмнән күбрәк продукция җитештерә. Әмма җиһазларның мондый интенсив режимда эшләве аларның тизрәк тузуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә заводларда өстәмә ремонт эшләре үткәрергә туры килә.
- ягулыкка ихтыяҗ арту;
Хәзерге вакытта ягулык салу станцияләрендә ягулыкка ихтыяҗ арту күзәтелә. Мотор ягулыгын заводтан автозаправка станциясенә китерү һәм аны махсус резервуарларга бушату билгеле бер вакыт таләп итә. Шуңа күрә кайбер очракларда аерым заправкалар эшендә вакытлыча өзеклекләр булырга мөмкин.
Татарстан беренче чиратта ягулык белән үз регионын тәэмин итә. Шулай ук башка регионнарга да ягулык җитештерә.
Әлеге вәзгыятьнең кайчан чишеләчәге турында төгәл җавап ала алмадык. Министрлыкта әлеге сорауга «Татарстан Республикасы Хөкүмәте халыкны нефть продуктлары белән өзлексез тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны күрә», – дип җавап бирделәр.
15 тонна ягулыкны 6 сәгатьтә алып бетерәләр
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ягулык салу станцияләрендәге хәлләргә бәйле җаваплы хезмәтләргә йөкләмәләр бирде.
Йөкләмләр арасында – ягулык станцияләрен даими тикшереп тору, кагыйдә бозулар булган очракта тиешле чаралар күрү, шулай ук ягулык логистикасын тикшерү.
Рәсми мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә ягулык салу станцияләренә ягулык китерү график буенча бара, запаслар җитәрлек.
Ягулык җитештерүчеләр ягулыкка паник ихтыяҗның артуын да билгеләгәннәр. Элегрәк бер ягулык салу станциясе тәүлек эчендә 15 тонна ягулык саткан булса, хәзер шул ук күләм 6 сәгать эчендә бетә икән. Сәбәбе – кирәгеннән күбрәк бензин алу. Ягулык станцияләре тыйса да, кешеләр канистрларга да тутырырга тырыша. Шуның аркасында километрларга сузылган чиратлар хасил була һәм дефицит барлыкка килә, диелә хәбәрдә.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бензинны кайдан эзләргә? Машина йөртүчеләргә ярдәм итүче сервислар
Машина йөртүчеләр бензин эзләгәндә махсус кушымталардан да файдалана башлады. Әлеге кушымталар яисә сайтлар ягулыкның кайсы ягулык салу станциясендә булуын, нинди төр бензин сатылуын һәм күпме бензин алырга рөхсәт ителүе турында да мәгълүмат күрсәтә.
2ГИС
2ГИС кушымтасында якындагы ягулык салу станцияләрен табарга, бензинның булу-булмавын һәм кулланучылар калдырган соңгы билгеләрне карарга мөмкин. Кайбер станцияләрдә чират турында да мәгълүмат яңартыла. Әмма мәгълүмат һәрвакыт реаль вакытта яңарып өлгермәскә мөмкин.
«Яндекс Заправки»
Сервис ярдәмендә ягулык булган станцияләрне карап була. Монда шулай ук нинди бензин барлыгы һәм күләм буенча чикләүләр күрсәтелә.
Fbenz
Россиядә ягулык станцияләрен күрсәтүче карта. Әлеге сервиста машина йөртүчеләр үзләре булган заправкада ягулыкның булуы яки бетүе турында билге калдыра. Шуңа күрә мәгълүмат еш кына тиз яңартыла.
«ГдеБЕНЗ»
Интерактив картада автомобильчеләр ягулыкның булу-булмавын билгели.
Шулай да төрле сервислар күрсәткән мәгълүмат та дөрес булмаска мөмкин. Вәзгыять бик тиз үзгәрә: кушымтада бензин бар дип күрсәтелгән заправкага килеп җиткәнче, анда ягулык бетәргә дә мөмкин.
«Кушымтада бар дип күрсәтте, ә заправка инде эшләми иде…»
Машина йөртүче Азат әйтүенчә, мондый хәл белән ул беренче тапкыр очрашкан.
Моңа кадәр бензин эзләп йөргәнем булмады. Атнага бер тапкыр заправкага керә идем дә, бак тутырып чыгып китә идем. Узган атнада ерак юлга чыгарга туры килде, шул чакта 30 литр салдырдым. Иртәгә тагын юлга чыгасы бар инде. Бүген бер заправкага килдем. Чират зур түгел кебек күренде. Кушымтада да бензин бар дип күрсәтелә. Әмма бераздан чират бөтенләй туктады. Соңыннан заправканың вакытлыча эшләмәве ачыкланды. Кушымтадагы мәгълүматны кешеләр үзләре үзгәртә ала. Кеше бензин бар вакытта «бензин бар» дип билгеләп куя, әмма берничә минуттан соң ул анда бетәргә мөмкин. Шуңа күрә мәгълүмат һәрвакыт дөреслеккә туры килеп бетми, – ди Азат.
Аның фикеренчә, бүген чиратта торучыларның барысы да бензинсыз калган кешеләр түгел.
Кемдер чыннан да буш бак белән килә. Паникага бирелгән кешеләр дә җитәрлек. Бак тулырак булсын дип кенә бензин алырга килүчеләр дә бар. Канистрлар белән алучылар да күренгәли. Шуңа күрә чиратлар тагын да озыная, – дип саный ул.
«Проблеманың бер өлеше кешеләрнең үзләрендә»
Ягулык эзләп төн йокысын калдыручылар да бар. Чираттагы әңгәмәдәшем Рузил Гыйниятов бензин алырга дип иртәнге сәгать өчтә юлга чыккан.
– Бүген иртәнге сәгать өчтә трасса буендагы заправкага бардым. Чират нибары 5–10 минут кына булды. Башка вакытларда исә бер-ике сәгатьләп көтәргә туры килә, чөнки бензин бетәр дип куркып килгән кешеләр бик күп, – дип Рузил. Аның әйтүенчә, шәһәр эчендә бу вакытта да чиратлар зур.
Чыннан да, соңгы көннәрдә күпләр бензинсыз калудан куркып, төнлә дә ягулык салу станцияләренә юл тота. Социаль челтәрләрдә төнге сәгатьләрдә төшерелгән видеолар күп.
Рузил фикеренчә, бүгенге чиратларның төп сәбәпләренең берсе – кешеләрнең паникага бирелүе һәм чиратларда тәртипнең җитәрлек булмавы.
– Минемчә, проблеманың бер өлеше кешеләрнең үзләрендә. Хәзер ягулык салу станцияләрендә чиратны көйләргә ярдәм итә торган хезмәткәрләр кирәк. Мәсәлән, бүген бер колонкага тезелеп басып торабыз. Бер ир-ат: «Нигә икенче якка басмыйсыз?» – дип сорады. Чираттагылар анда АИ-92 генә дип уйлаган. Ә анда АИ-95 тә булган. Шуннан соң барысы да шул якка күчте һәм инде ике якта да чират җыелды, – ди ул.
Аның сүзләренчә, ягулыкны канистрларга тутыру да чиратларны озайта.
– Күп җирдә 30 литрдан артык салырга рөхсәт ителми. Әмма кайберәүләр машинасына биш литр гына сала да, калганын канистрларга тутыра. Канистрны тутыру күп вакыт ала. Әгәр машинасында бензины бетеп бара икән – килсен дә тулы бак тутырсын. Әмма кайберәүләр, запастагы ягулык җитәрлек булса да, тагын да күбрәк алып калырга тырыша. 5 литр җитми икән, шуны тутыра да китә. Бераз гына йөри дә тагын шул 5 литрны тутырырга килә. Шул кеше тагын чиратта тора, – дип саный ул.
Рузил сүзләренчә, кешеләр кайчак хәтта ябык станцияләр янында да чиратка тезелә.
– Берәү килеп баса, шуның артыннан икенчесе килә. 3 машина җыела, аннары 20гә җитә. Чират зурая бара. Әмма берсе дә: «Заправка кайчан ачыла?» – дип чыгып сорамый, – ди ул.
Ул бүгенге хәлне берничә ел элек карабодайга булган ажиотаж белән чагыштыра.
– Пандемия чорында карабодайны күпләп ала башлаганнар иде. Башта карабодай беркемгә дә кирәк түгел иде, ә соңыннан кибетләрдә киштәләр бушап калды. Бу продукция бөтенләй юкка чыкканга түгел, ә кешеләр гадәттәгедән күпкә күбрәк сатып ала башлаганга шулай булды. Бензин белән дә охшаш хәл. Соңгы вакыйгалардан соң, күпләр «бензин бетә дип» паникага бирелде. Син, мисал өчен, 50 литр салдың, 100не канистрыңа алдың. Мин дә сиңа карап шулай ук эшләдем, ди. Әлбәттә беркемгә дә җитми ул. Бер бензовоз ягулыгы билгеле бер сандагы машиналар өчен исәпләнгән. Әгәр һәркем кирәгеннән күбрәк алып, бензинны запаста да тотарга омтылса, чиратлар булачак, – ди Рузил Гыйниятов.
Бүгенге вәзгыятьне бер генә сәбәп белән аңлатып булмый. Рәсми структуралар ремонт эшләрен, логистиканы һәм сорау артуын төп факторлар дип атый. Ә машина йөртүчеләр исә элеккеге чиратсыз, чагыштырмача тыныч булган көннәрне көтә.