15 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +19..+24˚ градус.
Яңа ай.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Яшелчә тозлау өчен уңышсыз көн. Туфракны сукаларга, түтәлләр әзерләргә була.