15 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +13..+18˚ градус.
Кимүче ай, ай игезәкләр йолдызлыгында.
Агач-куакларның авыру, корыган ботакларын кисәргә, язын үсентеләр утырту өчен чокырлар әзерләп куярга кирәк Күпьеллык чәчәкләрне һәм бакча җиләге түтәлләрен кышлыкка каплап куярга кирәк. Гладиолус һәм дәлия чәчәкләрен суганчаларын казып алып, сакларга кую.