15 октябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан. Көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 12 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..-2˚, көндез +7..+12˚ градус.