15 ноябрьдә Татарстанда болытлы, төнлә аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә республиканың көнбатыш өлешендә яңгыр явачак. Көндез яңгыр, кич көнбатыш районнарда җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан төнлә 07-12 метр тизлектә, урыны белән 15-18 метр, көндез 9-14 метр, 16-21 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +2..+5˚, көндез +4..+9˚ градус.