news_header_bot
Язманы тыңлагыз

15 минут һәм бер тамчы сусыз: кура җиләге кайнатмасы рецепты

news_top

«Челнинские известия» газетасында 15 минут эчендә һәм бер дә су кушмыйча ясала торган кура җиләге кайнатмасы рецепты чыкты.

Әлеге киңәшне бакчачы Ольга Созонова тәкъдим иткән.

Кура җиләген аралап, чүпләрен алып ташларга. Юумыйча гына, кайната торган савытка салырга. Өстенә шикәр комы салырга. Җиләкләргә шикәр комы сеңсен өчен, бераз гына көтәргә.

  • 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы салырга.

Акрын утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм 5 минут кайнатырга.

Өстеннән күбеген алырга.

Суытырга.

Суынгач тагын 5 минут кайнатырга.

Суытырга.

Аннары тагын 5 минут кайнатырга.

Стериль банкаларга тутырып куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар